“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары Татарстанның хәрби зиратларын һәм истәлекле урыннарын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр

25.02.2020

“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары Татарстанның хәрби зиратларын һәм истәлекле урыннарын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.

“2020 елның маенда Татарстан Республикасында “Обелиск” акциясе башлана, аның кысаларында волонтерлар муниципаль берәмлекләр администрациясе белән бергә истәлекле урыннарны, һәйкәлләрне, обелискларны тәртипкә китерәчәк”, - дип аңлатты Анна Захматова.

Моннан тыш, Татарстан муниципалитетларында “Кар десанты” акциясе уза, активистлар ветераннарга хуҗалыкларында ярдәм итәләр.

Татарстанда “Ветеран онлайн” проекты эшли, аның ярдәмендә Россия ветераннары чит ил яшьләре белән аралашып, үзләренең хәрби дусларын эзлиләр.

22 февральдә Россияне өйрәнүче Мисыр активистлары белән беренче skype-шалтырату булган.

Анна Захматова шулай ук “Җиңү турында 75 факт” мәгълүмати проекты эшли башлавы турында хәбәр итте. Һәр көнне ведомство битләрендә социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышы тарихыннан фактлар басылачак.

Быел мәктәпләрдә “Тере хатлар” проектын уздыру планлаштырыла. Аның кысаларында Казанның һәм Татарстанның күренекле кешеләре чын солдат хатларын укыячаклар.

ТР Мәдәният министрлыгы социаль челтәрләрдә “Истә, горурланам, Татарстан” акциясен башлаячак, аның кысаларында сугыш белән бәйле вакыйгалар басылачак.

2019-2020 театр сезонында хәрби-патриотик юнәлештә 12 премьера күрсәтеләчәк. Майда Татаркино сугыш турында фильм күрсәтүне оештырачак, соңыннан фильмның авторлары белән фикер алышу планлаштырыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары буенча.