Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге Прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу мәрасимендә катнашты

24.02.2020

Бүген Казанда Татар филармониясе бинасында дәүләт юстиция киңәшчесе, Татарстанның элеккеге Прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу мәрасиме узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков һәм башкалар катнашты. 

Искәртәбез, Кафил Әмиров кичә 71 нче яшендә вафат булды. Татарстан Прокуроры булып ул 2000 елдан 2013 елга кадәр эшләгән. 

Кичә Рөстәм Миңнеханов Кафил Әмировның туганнарына кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган иде. «Кафил Фәхразый улы гаҗәеп көчле шәхес, тирән гыйлемле җитәкче, үз эшен җентекләп белгән тәҗрибәле хокук галиме дә иде. Унөч ел буена республиканың алыштыргысыз Прокуроры булды, университетта укытты һәм яшьләр өчен остаз да булды, ул фоторәссам да, берничә китап авторы да иде – үзенең гадәттән тыш талантының барлык мөмкинлекләрен ул республикага багышлады һәм Татарстанда законлылыкны яклауга һәм ныгытуга бәһасез өлеш кертте», - диелгән иде телеграмма текстында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.