Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты

25.02.2020

Татарстан белән Үзбәкстанның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы зур. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе Хакиме Үктәм Исоевич Барноев белән очрашда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Очрашуда яклар Татарстан белән Бохара өлкәсе предприятиеләре арасындагы багланышларны үстерү, үзара товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр китереп тору күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру, гуманитар элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, актив эш нәтиҗәсендә Татарстан белән Үзбәкстан арасында 2018 елда товар әйләнеше 50%ка арткан һәм $146 млн. тәшкил итә. «Минемчә, безнең мөмкинлекләр тагын да зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк», - диде ул. 

Татарстан Президенты белдергәнчә, Татарстанның әйдәүче компанияләре линиясе буенча зур эш алып барыла. 2019 елда Сәмәркандта «КАМАЗ»ның җыю линиясе эшләтеп җибәрелгән. «Татнефть» һәм Группа ГМС компанияләре дә үз проектларын гамәлгә ашыралар. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Узбекистан арасында даими һава юллары бар. Татарстан Республикасы Президенты үзара актив эшлеклелек өчен Казан белән Бохара арасында да турыдан туры һава юлларын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.