Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты.
Очрашуда республикада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүнең стратегик мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Президенты министрга республикада кирәкле санитар-эпидемиологик чараларны тәэмин итү, шулай ук Япония лайнерыннан эвакуацияләнгән россиялеләр өчен уңайлы шартлар тудыруны оештыру турында хәбәр итте.
Михаил Мурашко үз чиратында клиник йогышлы авырулар сырхауханәсе медицина персоналының югары квалификациясен билгеләп үтте.