Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонс-кече һәм Россия Бокс федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев белән очрашты

11.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев һәм бокс буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Рой Джонс-кече белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Искәртәбез, иртәгә, 12 мартта, «Пирамида» КККда профессиональ бокс буенча «Казан Кремле Кубогы» турниры узачак.

Турнирга, махсус кунак буларак, легендар боксер, бокс буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Рой Джонс-кече чакырылган. Шул ук көнне ул Татарстанның яшь боксерлары өчен мастер-класс уздырачак.  

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Рой Джонс-кече профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү, балалар-яшүсмерләр юнәлешенә ярдәм буенча фикер алыштылар.

«Бокс – спортның характер, дисциплина, көндәшеңә карата ихтирам тәрбияли торган лаеклы төре ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Профессиональ, оста остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү меңнәрчә Татарстан егетләре өчен чын тормыш путевкасы булырга мөмкин».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.