Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Булгарпиво" ААҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
2019-2020 елларда предприятиенең финанс-икътисадый күрсәткечләре турында һәм заводны алга таба үсеше турында сүз барды.
Предприятиене модернизацияләү проекты кысаларында яңа технологик җиһазлар сафка кертелде, заманча логистика үзәге төзелде. Чаллы шәһәрендә 80 яңа эш урыны булдырылды. 2022 елга заводны модернизацияләүне дәвам итү һәм эчемлекләр җитештерү күләмен арттыруны планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов предприятие үсешенең әһәмиятле шартларын билгеләде: хезмәт хакын үстерү, предприятиедә хезмәт шартларын яхшырту, социаль гарантияләрне тәэмин итү.
Искәртик, "Булгарпиво" ААҖ - Кама артында иң эре пивод заводы. Компания 45 тән артык продукция төрен җитештерә - кваслар, пиво, алкогольсез эчемлекләр, минераль су һәм башкалар. Заводта 439 кеше хезмәт итә. Уртача хезмәт хакы - 32 мең сум.