Татарстан Президенты һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Казандагы клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең медперсоналы белән очраштылар

08.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко профессор А.Ф. Агафонов ис. Казанның клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең медперсоналы белән очраштылар. 

Искәртәбез, 23 февральдә йогышлы авырулар сырхауханәсенә Diamond Princess Япония круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россиялене урнаштырганнар иде. Ике атна алар махсус бокста карантинда булдылар. Бүген барлык пациентлар да сырхауханәдән чыгарылды. 

Михаил Мурашко клиник йогышлы авырулар сырхауханәсе медицина персоналының югары квалификациясен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов табибларга һәм шәфкать туташларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең барыгызның да гаиләләрегез бар, шуңа да карамастан, ике атна буена сез һәрдаим пациентлар янында булдыгыз  һәм үз эшегезне җиренә җиткереп башкардыгыз. Медицина персоналының һөнәри осталыгы, безнең федераль коллегалар белән төгәл һәм бердәм эше куелган бурычны хәл итәргә ярдәм итте. Бу безнең өчен яңа тема иде. Хәзер без теләсә нинди янауларны да җиңеп чыга алачакбыз», – диде ул.

Аннары медперсоналга Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәтләре һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.