Рөстәм Миңнеханов Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Тарасенко белән очрашты

11.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Тарасенко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Илебез елга транспортын үстерү, суднолар йөреше тармагына кагылучы башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.