Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда Анатолий Рудый Рөстәм Миңнехановка Россия ФҖҮХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа билгеләп куелган башлыгы Эдуард Хәялиевны тәкъдим итте, Эдуард Хәялиев моңарчы Россия ФҖҮХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгының беҗеренче урынбасары вазыйфасында булган.
Рөстәм Миңнеханов Эдуард Хәялиевны яңа эш урыны белән котлады һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Рудый шулай ук Татарстан Республикасының җәзаларны үтәтү системасынадгы башка мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.