Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 131 нче Казан лицеенда булды, анда ул читтән торып укыту системасы белән танышты. Әлеге эш рәвеше коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә бәйле рәвештә багланышларны киметү максатларында оештырылган.
Лицей директоры Әлфия Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, бүген 703 укучы язгы каникулга киткән. «1 апрельдән без читтән торып укытуга күчәргә әзерләнәбез. Укытучыларны барлык платформалар белән дә таныштырдык, һәр укытучыда хәзер „Zoom“ программасы бар, аның аша онлайн-дәресләр алып барырга мөмкин булачак», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов уку бүлмәләрендә булды, инглиз теле, геометрия, информатика буенча һәм Яндекс.Лицей. өстәмә белем дәресләре буенча читтән торып укытуны күзәтте. Рөстәм Миңнеханов укытучылар һәм укучылар белән сөйләшеп торды, элемтә сыйфаты белән кызыксынды.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.