Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия лидерлары" конкурсы финалына чыккан татарстанлылар белән очрашты.
Конкурс финалына республикадан җиде катнашучы чыкты: «АНП Зенит» ҖЧҖ партнеры Закир Абдрәшитов, Казан гонизонынынң хәрби прокуроры урынбасары Карен Додонов, «Джи-Ди-Си Сервисез» ҖЧҖ (ГК ICL) бүлеге җитәкчесе Тимур Кайданный, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, ВТБ банкының корпоратив клиентлары белән эш буенча идарәче директоры Ирек Садыков, «Корпорация развития Оренбургской области» АҖ генераль директоры урынбасары Никита Хилимончик, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина. Татарстан Президенты белән очрашуда алтысы катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан вәкилләрен "Россия лидерлары" конкусры суперфиналына чыгулары белән котлады. "Сез 233 мең катнашучыларны уздыгыз. Татарстан 6,4 мең кеше катнашты. Безнең бу күрсәткеч буенча бик әйбәт динамика: узган елдагыдан 25 процентка арткан", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ел саен конкурста татарстанлылар профессиональлекләрен күрсәтәләр һәм югары кхрсәткечләргә ирешәләр. "Безнең республикада да Президент Кадрлар резервы бар. Ел саен без 20 кешене сайлап алабыз, аларга республика җитәкчеләре арасыннан остазлар билгеләнә", - диде ул.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада Татарстаннан конкурс финалына чыгучыларга алга таба белем алырга һәм профессиональ белемнәрен арттырырга ярдәм итәчәкләр. "Конкурста үзегезне күрсәтүегез - беренче адым. Компетенцияләрне күпмегә мөмкин арттырырга кирәк, алар сезгә киләчәктә ярдәм итәчәк".
"Әлеге конкурста катнашуны университетта белем алу белән чагыштырып була: сез аралашасыз, яңа танышлар табасыз. Ләкин кайберләрегез аларга шунда ук олы вазифалар бирерләр дип уйлыйсыз. Минемчә, болар барысы да булыр, әмма башта тәҗрибә тупларга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан конкурста катнашучылар киләчәккә планнары турында сөйләде.
Суперфинал, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, соңырак уздырылачак дип хәл ителде.