Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисенең урынбасары Юрий Михайлов белән очрашты.
Очрашуда республика оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының югары технологияле продукция җитештерүне үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.