Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының янгын сүндерү-коткару спорты буенча җыелма командасын котлауда катнашты

19.03.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының янгын сүндерү-коткару спорты буенча җыелма командасын тәбрикләү чарасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Искәртик, җыелма команда янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россиянең кышкы чемпионатында катнашты. 

"Сезне зур җиңүегез белән котлыйм!, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Атаклы спортчылар белән бер рәттән яшьләр дә, яхшы перспективалы яшь буын бар". 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җиңүләр - бөтен команданың һәм тренерларның планлы, максатчан эш нәтиҗәсе ул. 

"Сезнең спорт төре - үзенчәлекле. Бу бик әһәмиятле - кыска вакытта коткаручының куелган бурычны башкара алуы. Моңа спортта тәҗрибә, кыюлык, һәм күп төрле башка күрсәткечләр кирәк. Сез булдырасыз! Котлыйбыз сезне, бик зур рәхмәт!"

Татарстан Президенты командага уңышлар, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр теләде. 

Шуннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.