Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов коронавирус инфекциясе таралу, нефть бәяләре волатильлеге һәм доллар курсы сәбәпле республиканың тотрылкы үсешен тәэмин итү чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр сүзләренчә, план дүрт төп юнәлеш буенча формалаштырылган: беренче чиратта кирәк булган товарлар белән халыкны тәэмин итү, куркыныч яный торган икътисад тармакларына ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, гомумсистемалы чаралар.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген төп социаль әһәмиятле товарларга бәяләр контрольдә тотыла һәм атна саен мониторинглана. Соңгы мәгълүматларга караганда, бяләрнең кинәт артуы күзәтелми. Андый очрак булса, ТР буенча Федераль монополияләргә каршы хезмәт идарәсе белән чаралар каралган.
Фармацевтика продукциясен, шәхси саклану чараларын, дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру өчен федераль дәрәҗәдә Сәнәгать үсеше фондыннан өстәмә займнар бирү каралган. Моннан тыш, даруларны һәм медик чараларны дәүләт сатып алуларында импортка чикләүләр вактылыча туктатыла.
Шулай ук товарлар белән вактытында тәмин итү максатыннан, транспорт чаралары чикләүләрдән - авырлыкны контрольдә тоту, шәһәрдә авыр йөк машиналары йөрүен чикләүләр - бер айга азат ителә.
Берничә чара хезмәт базарында тотрыклыкны саклауга юнәлтелгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыра. Шулай ук социаль түләүләрнең вакытында бирелүе дә контрольдә булачак.
Федераль дәрәҗәдә шулай ук предприятиеләргә төрле ярдәм каралган.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Икътисад министрлыгы Россия Икътисадый үсеш министрлыгына Эшкуарлыкка ярдәм фондын һәм ТР Гарантия фондын өстәмә капитальләштерүне сорап мөрәҗәгать җибәрде.
Планда шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт һәм муниципаль мөлкәт өчен аренда түләвек озайту каралган.
РФ Хөкүмәте Рәисе федераль хакимитя органнарына 2020 елның 1 маена кадәр тикшерүләрне туктатырга йөкләде, бу гражданнар тормышы, сәламәтлегенә янаучы һәм гадәттән тыш очракларга һәм нәтиҗәсе рөхсәт документларын бирү турындагы тикшерүләргә генә карамый. Мидхәт Шаһиәхмәтов региональ һәм муниципаль хакимият органнарын тикшерүләрне туктату мөмкинлеген карарга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу эшне көн саен башкарырга кирәк. "Атна дәвмында сез бу проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Кирәк булса, тармак министрлыкларын җәлеп итегез, Премьер-министрга. миңа мөрәҗәгать итегез. Кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен федераль ярдәм кирәк. Безнең даими эшләүче штаб булырга тиеш. Кешеләр, җавап кайтару системасы - болар барысы да уйланырга тиеш. Бу эшне һәр шәһәр һәм муниципаль дәрәҗәдә көйләргә кирәк", - диде ТР Президенты.
Ул коронавиру инфекциясе таралуга каршы тору максатыннан профилактикалау чараларына аеруча игътибар итәргә өндәде. "Периметр нинди булуын аңларга тиеш без. Кем һәм кайчан чит илдән кайтуын төгәл күзәтергә кирәк. Без бу мәсьәләләргә максималь рәвештә әзер булырга тиеш. Бүгенгә республикада карантинда 3,5 мең кеше. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта Татарстан Президенты ассызыклаганча, республикада кабул ителгән чикләү чаралары дәүләт хакимияте системасының сыйфатлы эшәренә тәэсир итәргә тиеш түгел. "Агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, бөтен хакимият органнары штатлы режимда эшләргә тиеш. Безнең граждан теге яисә бу ведомствога мөрәҗәгать итә алмау очрагы булырга тиеш түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.