Татарстанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде

23.03.2020

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Килүгә үк Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юнәлде, анда аның Рөстәм Миңнеханов белән эшләрнең барышы турында әңгәмәсе узачак.  

Искәртәбез, Игорь Комаровның Казанга эш сәфәренең төп максаты –  Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторны тәкъдим итү процедурасы.

Тагын Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирәчәкләр дип көтелә.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.