Рөстәм Миңнеханов Татарстанда токымлы терлекчелекне үстерү кирәклеген белдерде

21.03.2020

Татарстан Республикасында токымлы терлекчелек хәле турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Җәббаров сүзләренчә, агымдагы елның ике аенда республикада терлекчелек тармагының акчалата кереме 11,9 млрд. сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш - 9 %. Авыл хуҗалыгы формаларында бу чорда 221 мең сөт савылган (+16,5 мең тонна) һәм 67,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (+3,8 мең тонна). 

Министр билгеләгәнчә, терлекчелекнең уңышлы үсеше нигезе - тотрыклы токымлы аза булдыру. Республиканың 24 муниципаль районында 74 токымлы завод һәм репродуктор гамәлдә. Сөт терлекчелегендә 54 токымлы хуҗалык, анда 60 меңнән артык сыер асрала. Россия төбәкләре рейтингында Татарстан токымлы сыерлар саны буенча  5,7% күрсәткече белән икенче урында, беренче урында Ленинград өлкәсе. Шуннан Киров һәм Свердловск өлкәләре. 

Марат Җәббаров сүзләренчә, республикада сыерларның 26 % токымлы, алар гомуми секторның 35 % сөтен җитештерә. Гомумән сыерларның авыл хуҗалыгы оешмаларына продуктивлыклары узган елда 5847 кг тәшкил итте, ә токымлы хуҗалыкларда - 7620 кг, узган елдагыдан 6 процентка артык. 2020 елга күрсәткечне 8 мең килограммга җиткерү максаты куелды. 

Министр искәрткәнчә, Биектау районында "Элита" токымлы предприятие эшли. Ул - республиканың сөт терлекчелегендә селекцион-генетик үзәге. "Элита" предприятиесе мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. 

Министр шулай ук язгы кыр эшләре турында хәбәр итте. Якындагы ике атнада минераль ашламаларны туңган туракка кертү эшләре алып барылачак. Дүшәмбедән кыр эшләре алдыннан техника кабул итү эше башлана. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, токымлы терлек үстерү эше - терлекчелек тармагының мөһим өлеше. "Токылмы база, фән, белгечләр бар. Аларны дөрес кулланырга кирәк", - диде ул. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.