Рөстәм Миңнеханов Казанда күпләп һәм берәмләп сату гимермаркетында продукция ассортименты белән танышты

19.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанда "Агат" күпләп һәм берәмләп сату гимермаркетында булды, анда ул тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән танышты.

«Агат» генераль директоры Ришат Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, бу атнада продукция күләме өч кат артык сатылды. Иң күбе сишәмбегә туры килде. Ләкин акрынлап сатып алучылар активлыгы кими. 

"Булган запаслар ассортиментны сакларга ярдәм итә. Без товар китерүчеләргә заказларыбызны бирдек, алар башкарыла. Бу логистика һәм вактыка бәйле. Иң күпкә кимегән запасларны без тизрәк тулыландырабыз", - диде "Агат" гендиректоры. 

Ришат ХәбибуллинТатарстан Президентына хәбәр иткәнчә, бүген складларда 80 мең он, 79 мең  ярмалар, 77 мең макароннар тартмалары, 220 мең сыек май бутылкасы, 200 меңнән артык тоз һәм шикәр комы пачкалары бар. 

Рөстәм Миңнеханов кибет киштәләрен карады, сатып алучылар белән аралашты, шулай ук бәяләрне тикшереп тору кирәклеген искәртте. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.