Рөстәм Миңнеханов нефть тармагында танылган эксперт Валерий Исаакович Грайфер вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

24.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе» ГАҖ президенты Ваһит Алекперовка нефть тармагында танылган эксперт Валерий Исаакович Грайфер вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

«Хөрмәтле Ваһит Йосыф улы! Нефть тармагының легендасы, танылган эксперт, тәҗрибәле, абруйлы җитәкче Валерий Исаакович Грайферның вафатын тирән кайгы кичереп кабул иттем. Валерий Исааковичның илнең нефть чыгару сәнәгате үсешенә – шул исәптән ул профессионал буларак җитешкән «Татнефть» ГАҖ һәм аның җитәкчелегендә Көнбатыш Себер ятмаларын масштаблы үзләштерү башланган «Главтюменьнефтегаз» ҖБ, шулай ук ул оештыра башлаган «РИТЭК» АҖ һәм Сезнең белән иңгә иң торып хезмәт иткән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ үсешенә керткән өлешен бәяләп бетерерлек түгел. Бу стратегик фикер йөртүче һәм үзенең фикерләрен тормышка ашыра белүче талантлы оештыручының, армас-талмас һәм хезмәт сөючән, күркәм, тормыш сөючән кешенең безнең арада булмавын күз алдына китерүе бик авыр – бу ил өчен дә, Валерий Исаакович белән аралашу һәм хезмәт итү бәхете язган безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Безнең белән бу уникаль шәхеснең чагыштыргысыз хезмәт җимешләре, аның хакында якты истәлек кала.

Мәрхүмнең кызларының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, бу хәсрәтле сүзләремне аларга тапшыругызны үтенәм.  

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.