Рөстәм Миңнеханов "Татмедиа"дагы онлайн очрашуда: Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен мөһиме - дөрес, объектив мәгълүмат бирү

23.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты республикада эшәүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашт ы. Коронавирус инфекциясенә каршы торуга бәйле санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында очрашу онлайн форматта узды.

Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән элемтәгә "Татмедиа" АҖ бинасында чыкты - видеоконференцэлемтә һәм Zoom аша муниципаль районнардан да катнашучылар булды. Очрашуның төп темасы - ММЧның коронавирус инфекциясе таралу чорында эшчәнлеге. Очрашуда шулай ук "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "ТНВ" генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов катнаштылар. 

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының пандемия шартларында эшчәнлеге белән танышты.  «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге сүзләренчә, күпчелек журналист коллективлары эше дистанцион рәвештә оештырылган. Эштә интернет мөмкинлекләре кулланыла: онлайн очрашулар, онлайн интервьюлар. 

Интервью яздырыр өчен WhatsApp, Skype, Zoom программалары файдаланыла. Редакцияләрдә телефон һәм видеоэлемтә аша мәгълүмат табарга тырышалар. 

Матбугат конференцияләре һәм брифинглар да видеоконференцэлемтә аша уза. Бу, шәһәр һәм район редакцияләренең махсус җиһазлары булганга күрә, мөмкин булды. Редакцияләрнең күпчелек хезмәткәрләре өйдән эшли. Ләкин дежур бригадалар да бар. Гәҗитләр, журналлар, теле һәм радиотапшырулар сакланды, бу үзизоляциядә булучы халыкка мөһим. Телеканаллар аудиторияләре бу чорда 50 процентка артты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Салават күпере", "Ялкын", "Сабантуй" журналларының медиалабораторияләрендә дә булды. Биредә онлан форматта яшь рәссамнар өчен дәресләр үтәрәләр. 

Видеоконференцэлемтә аша Рөстәм Миңнеханов "Салават күпере"не укучы балалар белән сөйләште. Журнал вәкилләре Татарстан Президентына балалар белән дистанцион эш алып баруны күрсәттеләр. 

Бер бала Рөстәм Миңнехановтан карантин кайчан бетәр икән дип сорады. "Әле карантин тагын күпмедер булыр, бераз түзәргә кирәк, рәсем ясарга, китап укырга. Балалар, авырмагыз, тыныч кына өйдә турыгыз, коронавирус бераздан бетәр һәм урамга чыгарга, монда киләргә мөмкин булыр. Үзегезне, әти-әнине, әби-бабайны саклагыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президентына шулай ук "Әйдә өйгә" акциясе турында сөйләделәр. Аның кысаларында Татарстан Республикасының социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә концертларның онлайн трансляцияләре оештырыла. Концертлар үзизоляциядә булучыларга ярдәм йөзеннән оештырыла. 

"Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр иткәнчә, "Татмедиа"дә яңалык агрегаторы булдырылган, ул оешма составындагы 80 редакция сайтларын берләштерә. Моннан тыш, "Татмедиа" татар телендәге 65 сайт эшен тәэмин итә. Шамил Садыйков сүзләренчә, көн саен LiveInternet сайтының топ-30га "Татмедиа" АҖнең унлап сайты эләгә. "Яңалыкларны тарату өчен Татмедиа телеграм-каналы булдырылды, ул әлеге мессенджерда Татарстан Республикасында лидер. Шулай ук медиа-холдинг социаль челтәрләрдә 550 берлек алып бара", - диде Шамил Садыйков. 

Шуннан видеоконференцэлемтә аша ММЧ вәкилләре белән очрашу узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, хәзерге шартларда массакүләм мәгълүмат чаралары ссанитар-эпидемиологик вәзгыять турында дөрес мәгълүмат җиткерүчеләр. ММЧ эше хәзерге вакытта аеруча мөһим - карантин шартларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда дөрес булмаган мәгълүмат тарала. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген журналистларга хәйриячеләр, олы яшьтәгеләргә азык-төлек, дарулар җиткерүче волонтерлар турында күбрәк сөйләргә кирәк. 

"Бүген уңай миссаллар күп, - диде ул. - Безнең муниципалитетларга, сәламәтлек саклау оешмаларына ярдәм итүче компанияләр бар. Гаять күп санлы волонтерлар олыларга ярдәм итә, азык-төлек илтә аларга. Бөтен җирдә гади егетләр һәм кызлар эшли - алар турында сөйләргә кирәк. Үзизоляция вакытында ниләр эшләп булганын да күрсәтергә кирәк. Болар барысына да бүген ихтыяҗ бар", - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга. 

Татарстан Президенты ММЧ вәкилләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм, эш күп булуга карамастан, саклану турында онытмаска өндәде. 

Аның сүзләренчә, бүген журналистлар һәм медиклар - алгы планда. "Клиникалар һәм предприятиеләрдәге җаваплы затларга игътибар итмәсәгез, мәгълүмат кырыгыз кысыла. Шул ук вакытта куркынычлык бар, үзегезне сакларга кирәк - саклау маскалары һәм перчаткалар кулланырга кирәк. Үзебез үрнәк булырга тиеш, үзебезне һәм туганнарыбызны сакларга кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татар-информ" МА материаллары кулланылды