Рөстәм Миңнеханов илебез автосәнәгатенә ярдәм буенча Россия Президенты Владимир Путин киңәшмәсендә катнашты

24.04.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илебез автомобиль сәнагәтендәге вәзгыять һәм коронавирус пандемиясе чорында тармакка ярдәм турында киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты. 

Владимир Путин ассызыклаганча, коронавирус эпидемиясе нәтиҗәләре илебез автомобиль индустриясендә нык сизелә, ә аның күрсәткечләре кулланучылар базарында һәм шулай ук ил икътисадында аеруча чагыла. «Апрельнең беренче атнасында кайбер җитештерүчеләрнең сатулары туктады дияргә дә була. Моның куркынычы нәрсәдә икәне һәрберебезгә мәгълүм. Беренче чиратта эш урыннары кими, хезмәт хаклары төшә. Россия автосәнәгатендә 300 меңләп кеше эшли. Моннан тыш, автомобиль заводлары илнең меңләгән предприятиеләренә бәйле, бу исә эре поставщиклар, кече һәм урта эшкуарлык, ваклап сату челтәре, шул исәптән автосалоннар, сервис станцияләре», - диде РФ Президенты. 

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык санитар һәм профилактик чараларны үтәп, автосәнәгатьнең тотрыклы эшен тәэмин итәргә һәм продукциягә ихтыяҗны хупларга кирәк.

«КАМАЗ» предприятиесендәге вәзгыять турында компаниянең генераль директоры Сергей Когогин мәгълүмат бирде. Чаллы автогиганты ил икътисады өчен система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә кергән  һәм үзенең җитештерү эшчәнлеген торгызып җибәргән. Заводта коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен барлык чаралар да күрелгән.

Эчке ихтыяҗны тәэмин итү максатларында Сергей Когогин федераль ведомстволар өчен 2021 һәм 2022 елларга планлаштырылган автотехниканы алдан сатып алуны тәэмин итү тәкъдиме белән чыкты. Тагын «КАМАЗ» гендиректоры инвестактивлыкны саклап калырга тәкъдим итте, бигрәк тә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда. Моннан тыш, коронавируска каршы көрәш максатларында Сергей Когогин һәр җирдә җәмәгать урыннарын дезинфекцияләргә тәкъдим итте, шул исәптән махсус техника кулланып та. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.