Татарстан Президенты татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

26.04.2020

Бүген, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Габдулла Тукай исемендәге бакчасында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. 

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә чара кешеләрне күпләп тупламыйча гына узды.    

Моңарчы үзенең мөрәҗәгатендә Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны коронавируска акаршы көрәшнең катлаулы шартларында ГабдуллаТукай сүзләрен үтәргә өндәде: «... Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат! Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!».

Тагын бүген татарның күренекле шагыйрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хөрмәт белән искә алдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.