Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2019/2020 ел җылы бирү чорына йомгак ясалды

20.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында "2019/2020 еллар җылылык бирү чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эшен оештыруга йомгак ясалды.  

Утырышны видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2019/2020 елгы көзге-кышкы чорга әзерлек буенча  муниципаль районнарның һәм торак-коммуналь хуҗалыгы энергетика предприятиеләренең уртак хезмәте җылылык бирү чорын билгеләнгән срокларда тәмамларга мөмкинлек бирде. Республикада 2019 елның 3 сентябрендә җылылык бирү башланды һәм 2020 елның 7 маенда тәмамланды.

Авария-техник запасны тутыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 80,4 млн. сум җибәрелгән иде.

Электр энергиясе белән коммуналь хуҗалык системаларын гадәттән тыш шартларда өзлексез тәэмин итү өчен, шулай ук энергия белән тәэмин итүне торгызу бурычларын оператив хәл итү өчен Казанның «Татлизинг» ДУП складында гомуми куәте 1 050 кВт булган 14 дизель-генератор урнаштырылган.  

2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек кысаларында барлык муниципаль берәмлекләр һәм энергияне сак тоту оешмалары «Газпром межрегионгаз Казань» акционер җәмгыяте белән табигый газга шартнамәләр төзеделәр.  

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тикшерүләре буенча 45 муниципаль берәмлектән 43се әзерлек паспортын вакытында алган.  

Дәүләт торак инспекциясе бу чорда 1 467 торак-коммуналь объектын тикшергән, 1 046 күрсәтмә бирелгән, шуларның 989ы үтәлгән.   

2019/2020 еллар җылылык бирү чорында коммуналь челтәрләрдән өзелү рәвешендә 506 авария очрагы теркәлгән, бу үткән елның шушы чорына карата 2 мәртәбәгә артык.

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, 85 авария салкын су белән тәэмин итү челтәрләрендә теркәлгән.  

Татарстанда 15940 йортка газ кертелгән, күп фатирлы йортларның 93%на. 1 майга коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен бурычлары 503,1 млн. Үткән елның шушы чорына карата 0,2 млн. сумга кимегән.  

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кушулары буенча коронавирус инфекциясен таратмау чараларын гамәлгә ашыру кысаларында торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләре сәламәтлеген саклауга аерым игътибар бирергә кирәк.  

2019/2020 ел җылылык бирү чорына йомгак турында төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

Утырышта тагын Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев чыгыш ясадылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.