Рөстәм Миңнеханов икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм буенча Россия Президенты Владимир Путин киңәшмәсендә катнашты

19.05.2020

Бүген Россия Президенты Владимир Путин субъектлар җитәкчеләре белән икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Владимир Путин киңәшмәне медицина белегечләре темасыннан башлады. Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга турыдан-туры ярдәм күрсәтүчеләргә махсус өстәмә түләүләр билгеләнгән иде. Шуның өчен федераль бюджеттан төбәкләргә 41,8 млрд сум күчерелгән иде. Барлык исәп-хисаплар 15 майга кадәр тәмамланырга тиеш иде. Әмма үткән атна азагына акчаларны алмаучылар булуы да мәгълүм булды. РФ Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгына, Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгына һәм субъектларга барлык түләүләрне башкаруны мониторингларга кушкан иде.

Шулай ук дәүләт башлыгы 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер мәртәбәлек 10 мең сум түләү мәсьәләсен дә кузгатты. 18 майга ата-аналардан «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре» порталы аша 12 млн. балага түләүне сорап гариза кергән. Гомуми саны 22 млн. булыр дип көтелә. Бу максатларга 197,2 млрд сум каралган.

РФ Президенты искәрткәнчә, икътисадка ярдәм күрсәтү буенча берничә карар кабул ителгән. Беренче дәвердә салым һәм иминят түләүләрен кичектерү, хезмәт хакларына дип ташламалы процентсыз кредитлау программасы, апрель һәм май айлары өчен хезмәт хакын түләүгә дәүләт субсидияләре каралган. Яңа чаралар кысаларында быелның икенче кварталы өчен салым һәм иминият кертемнәрен түләтмәү кертелә.   

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, оешмаларга һәм индивидуаль эшкуарларга 2% ставкасы белән ташламалы кредитлар бирү турында карар кабул ителгән.  

Моннан тыш, киңәшмәдә даруларга читтән торып заказ бирү, «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре» порталының өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итү, шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.