Рөстәм Миңнеханов икътисадка ярдәмнең кризиска каршы чаралары турында Татарстан Республикасы кредит оешмалары белән киңәшмә уздырды

16.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов икътисадка ярдәмнең кризиска каршы чаралары турында Татарстан Республикасы кредит оешмалары вәкилләре белән киңәшмә уздырды.

Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Анда читтән торып РФ Үзәк банкының кулланучылар хокукларын яклау һәм финанс хезмәт күрсәтүләренең мөмкинлеген тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Михаил Мамута да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан банк бергәлеге, дәүләт хакимияте органнары алдында җитди бурычлар куйды. Иң беренче чиратта катлаулы икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә бизнеска һәм халыкка ярдәм чаралары.

Татарстанда бу эш башланды инде, халыкка һәм бизнеска бу ярдәм чаралары турында хәбәр итәргә кирәк, һәр клиент белән бары тик законнар нигезендә генә эшләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, атна саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Милли банк белән берлектә,  гражданнарга һәм бизнеска ярдәм буенча банк оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырылучы федераль программалар үтәлешенә мониторинг ясый. 

Кризиска каршы чаралар арасында ул хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредитларны; Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы кредит программасын, система барлыкка китерүче предприятиеләрне кредитлау программасын; 6,5% нигезендә кредитлап, ташламалы ипотека программасын; кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кредитларын реструктуризацияләүне атады.  

Хәзер барлык кредит оешмаларына да ярдәм чараларын үтәү барышында зур йөкләнеш төшә, заявкалар агымы гаять зур, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Киңәшмәдә тагын Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче банклар вәкилләре дә чыгыш ясадылар («ФК Открытие» Идел буе ГАҖ банкының «Казан» филиалы, «Энергобанк» АКБ, (Татарстан Республикасында «Банк ВТБ»), шулай ук Татарстан Республикасының Гарантия фонды.

Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банк – идарәче бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, кредит оешмаларына барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне һичшиксез үтәргә, аларны хезмәткәрләрнең һәм клиентларның үтәвен тикшереп торырга кирәк.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.