Татарстан Президенты: Безгә һәр эшкуар кирәк

19.05.2020

Бизнесының зурлыгына карамастан, безгә һәр эшкуар кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең република һәм районнардагы иҗтимагый вәкилләре белән онлайн-очрашуда белдерде. 

Искәртик, Татарстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре институты булдырылды. Алар эшкуарларның законы хокукларын һәм ихтыяҗларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча территориаль контроль-күзәтчелек органнары, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән багланышта булачаклар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда бизнеска ярдәм мәсьәләләре аеруча игътибарда тотыла. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән зыян күргән тармакларга ярдәм чаралары кысаларында республикада 46 меңнән артык оешмага салым түләү срогы озайтылды. 33 меңнән артык кече һәм урта бизнес предприятиеләренә тулаем 3,4 млрд. сумнан артык кичектергесез ихтыяҗга субсидия бирелә. Банклар 23 млрд сумнан артык 1,9 мең кредитны реструктуризацияләгән. Барлыгы 1,5 млрд сумга 684 оешмага хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредитлар бирелде. 

Моннан тыш, эшкуарлык вәкилләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, республикада 1,3 млрд сум күләмендә ярдәм чаралары комплексы әзерләнде. "Эшкуарлар проблемаларын оператив хәл итү - эшлекле климатның әһәмиятле шарты һәм тотрыклылык нигезе", - диде ТР Президенты. 

Онлайн-очрашуда эшкуарлар коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында бизнеска ярдәм турында сораулар бирде. Буа районыннан районнар эчендәге тендерлар системасына яңа кагыйдәләр кертү турында тәкъдим яңгырады - техник биремгә башкаручының конкрет муниципалитетта булуын зарури шарт буларак кертергә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый үзгәрешләр конкурентлык нормаларына каршы килә. Республикада бөтен эшкуарларга да бертигез шартлар гамәлдә. Шул ук вакытта урындагы компанияләрнең транспорт логистикасы исәбенә акча саклану өстенлеге бар, диде ТР Президенты. Шулай ук ул эшкуарларга электрон сәүдә мөмкинлекләрен активрак кулланырга тәкъдим итте. 

Чаллыдан эшкуарлар легаль булмаган тимер-томыр кабул итү пунктлары саны арту турында хәбәр иттеләр. Соңгы ике елда шәһәрдә алар саны берничә кат арткан: 72 легаль булмаган пунктка 42 легаль пункт туры килә. Алар контрольсез эшләп, республика экологиясенә зыян китерә, җир һәм салым турындагы законнарны бозалар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республиканың бу проблема белән көрәшүдә тәҗрибәсе зур. Ул Татарстан прокурорын әлеге мәсьәләне контрольгә алырга һәм өлкәдә тәртип урнаштырырга өндәде. 

Шулай ук республика җитәкчелегенә Биектау районыннан халык һөнәрчелеге осталары мөрәҗәгать итте. ТР Президентына алар эшчәнлегенә ярдәм йөзеннән максатчан грантлар бирү мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, эшкуарларның әлеге төрен җик игътибарлы булырга кирәк, чөнки халык һөнәрчелеге республиканың үзенчәлекле традицион мәдәниятын саклый. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, ел саен халык сәнгать һөнәрчелеге осталарына грантларга 5 млн сум каралган. 2019 елда шундый 17 грант бирелгән, быел да бу эш дәвам ителәчәк. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республиканың дизайн өлкәсендәге креатив, иҗади компанияләрен иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә җәлеп итәргә өндәде. 

Казанның шәхси театрлары һәм музейлары вәкилләре массакүләм мәгълүмат чараларында түләүсез реклама урнаштыруда ярдәм сорадылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, тема бик актуаль һәм "Татмедиа" җитәкчелегенә мөкинлекне карарга йөкләде. 

Ахырда Татарстан Президенты ассызыклаганча, мондый очрашулар алга таба да оештырылачак. "Безнең иң төп бурыч - икътисадта вәзгыятьне стабильләштерү. Бу зур һәм катлаулы эш. Бизнесының зурлыгына карамастан, безгә һәр эшкуар кирәк. Кечеме әллә урта предприятиеме - безгә барыбер. Бүген бик күп гаиләләр акчасыз калды. Шуңа күрә эшкуарларга ярдәм әһәмиятле, алар үзләрен генә тәэмин итмиләр, алар эш урыннары да булдыра. Аларга ярдәм итәргә кирәк, партнерлар табарга, дөрес юлны күрсәтергә кирәк", - диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.