ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда якынча 1 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган

23.05.2020

22 майга торак төзелеш программалары буенча республикада 995,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 33,4%ы. 2 атна эчендә үсеш 57 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, республикада төзелеш мәйданнарын чистарту буенча санитар-экологик ике айлык дәвам итә, аның кысаларында төзелеш мәйданчыклары территориясендә «Чиста төзелеш» чарасы уздырыла. 1 апрельдән 20 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 200 тикшерү уздырган, 21 норма бозу ачыкланган. 21 административ беркетмә төзелгән, 94 мең сум күләмендә штраф салынган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 26,5 мең кв. метр булган 483 фатирлык 12 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 9,7 %ы). 2 атна эчендә 118 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 133,2 мең кв.метр мәйданда 78 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә - 111,4 мең кв.метрда 17 объект, 2,4 мең кв.метр мәйданда 23 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. 22 майга 360,5 мең кв. м мәйданда 53 йорт файдалануга тапшырылган, планның 27,6%ы. 67 йорт әзер диярлек (70%-100%), 50 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 7 йортта эшләр күп әле (0%-30%).  

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 22 майга 604 мең кв. м мәйданда 4 мең 649 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 43,5%ы. 2 атна эчендә үсеш 52,6 мең кв.метр.

Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган.

Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ДТФ арасында 349 торак урынына төзелгән контрактлар кысаларында бүгенгә 205 торак урынына милек хокукы теркәлгән, 103 торак урыны сатып алу алды әзерлеге дәрәҗәсендә, 41 торак урыны эксплуатациягә тапшырылмаган йортларда (әзерлек 80%тан артык).

2020 елның 23 маена 46 күп балалы гаиләнең 9ында сертификатлар гамәлгә ашырылган. Шулай ук 12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган. 23 майга 15 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән.

Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк. 23 майга 5 сертификат реализацияләнгән.

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 2020 елда «Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем учреждениесе җайлаштырылачак.