Владимир Путин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды

20.05.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды.

Республиканың икътисадый үсешенә бәйле мәсьәләләр кузгатылды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чаралары турында да сөйләшмичә мөмкин булмаячак».

Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча Россия Президенты указларын һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләрен үтәү йөзеннән республикада оештырылган чаралары турында мәгълүмат бирде.

«Без катгый чикләүләр режимында идек: республиканың барлык кешеләре өчен мөмкин кадәр үзизоляция, предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчәнлеген туктатып тору. Һәм, әлбәттә, сәламәтлек саклау системасын әзерләүгә, пациентларны кабул итүгә, беренче чиратта –медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирдек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Путин йөкләмәсе буенча республикада 6048 медхезмәткәр  өстәмә түләүләр алдылар, апрель ае өчен барлыгы 179 миллион сум. «Мин Сезгә безнең медиклар исеменнән бу карарыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстанда, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ятаклар фонды да үз вакытында әзерләнде. Барлыгы 2577 ятак, бу – 26 дәвалау учреждениесе. Бүгенгә 31 процентының кирәге чыкты. Медицина учреждениеләре җайланмалар, дарулар һәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

«Шуның өстенә 14 майда Чаллы шәһәрендә 88 ятаккка исәпләнгән йогышлы авырулар сырхауханәсен файдалануга тапшырдык, кирәк булса, 164 ятак урнаштырырга була, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 15 августта Казанда лаборатор корпуслы заманча яңа йогышлы авырулар сырхауханәсе эшли башлаячак, 232 ятакка исәпләнгән, 504 ятакка кадәр арттырырга мөмкин булачак».

Россия Федерациясеннән читтән республикага килгәннәрне изоляцияләүне тәэмин итү өчен 1100 урынлык обсерваторлар оештырдык. Моннан тыш, коронавирус инфекциясе илнең мөһим объектларын төзү урыннарында таралмасын өчен нефть-газ тармагы хезмәткәрләре обсерваторларга урнаштырылалар – «Газпром» мөрәҗәгать итте, диде Рөстәм Миңнеханов.

Көн саен республика кешеләрен тестлаштыру арта бара, көненә дүрт меңләп тикшерү. Төбәктә индивидуаль саклану чаралары җитештерү куәтләрен оператив эшләтеп җибәрдек. Татарстанда бер мәртәбәлек битлекләр һәм костюмнар җитештерү өчен дүрт эре чимал җитештерүчеләренең икесе урнашкан. Бу – «Полиматиз» һәм «Эластик» предприятиеләре.

«Безнең республикада бер мәртәбәлек битлекләр җитештерү юк иде. 10 апрельдән «Татнефть» компаниясе тырышлыгы белән республикага битлекләр җитештерүнең беренче линияләре китерелде. Бер тәүлектән соң эшкә дә керештеләр. Тагын «КамАЗ» компаниясе дә линия сатып алды. Бүген барлыгы аена 15 миллион битлек чыгарыла. Март азагыннан «Аромат» предприятиесе дезинфикция чараларын җитештерүен 15 мәртәбә арттырды. Хәзер «Танеко», «Нижнекамскнефтехим» заводларында һәм башка предприятиеләребездә җитештерү башланды», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенгә республикада – 2475 авыручы. Госпитальләрдә 954 кеше дәвалана, 21 се үпкәләрне ясалма вентиляцияләүдә. Кызганычка каршы, сигез кешене коткарып калып булмады, 1362 пациент терелде. Ситуация тотрыклана, соңгы 10 көндә авырулар саны арту темплары 3,6 процент, ә үткән тәүлектә – 3 процент.

Моннан тыш, бүген очрашу барышында Владимир Путин Татарстан Республикасы башлыгын сайлауларда Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын чыгаруны хуплады (Татарстанда бердәм сайлаулар көне 2020 елның көзендә булачак).

«Беләм, вәкаләтләрегез тәмамланып килә. Татарстан төп күрсәткечләр буенча  федерациянең барлык субъектлары арасында алда бара, болар бар да, республика башлыгы буларак, Сезнең эш нәтиҗәләрегез. Шуңа күрә мин, әлбәттә, Сезнең республика җитәкчесе вазыйфасына кандидат сыйфатында киләсе срокка чыгугызны хуплыйм», - диде Владимир Путин.


kremlin.ru материаллары буенча