Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада мелиорация комплексы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр кыскача кырларда эш барышы турында сөйләде. Бүгенге көнгә мәйданнарның 30 мең гектары чәчелгән, якын арада чәчү эшләре тәмамлана.
Марат Җәббаров искәрткәнчә, 2010 елдагы аномаль корылыктан соң республикада мелиорация комплексын яңартуга игътибар артты. Мелиорация буенча федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырылды. Соңгы биш елда 260 буа һәм гидротехник корылмалар төзекләндерелде. Республикада гомумән гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча президент программасы кысаларында 8 елда 450дән артык буа һәм 887 гидротехник корылма төзекләндерелде.
«Буаларны торгызу эше дәвам итә. 120 гидротехник корылмага һәм буага ремонт кирәк. Алар Азнакай, Аксубай, Биектау, Нурлат районнарында аеруча күп. Безгә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен әлеге буаларның потенциалын саклап калырга һәм мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк», — диде министр.
Узган биш елда 15 мең гектардан артык сугарулы җир реконструкцияләнде, шул исәптән җиләк-җимеш кластерын үстерү өчен 600 гектардан артык бакча тамчылап сугарыла. 2,5 млрд сум җәлеп ителде. Тулаем алганда, 2010 елдан 30 мең гектардан артык сугарулы җирләр торгызылды. Башкарылган эш нәтиҗәсендә республика сугарылган җирдән бәрәңгегә һәм яшелчәгә ихтыяҗны тулысынча тәэмин итте, диде министр.
2020 елда мелиорация программаларына 493 млн сум акча бүленгән. «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгын гарантияле тәэмин итү өчен кимендә 100 мең гектар сугарулы җирләр булуы кирәк», — диде Марат Җәббаров.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мелиорация өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру республика агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итә. "Мелиорацияне үстерү мәсьәләсе катгый контрольдә булырга итеш. Мелиорациядән башка авыл хуҗалыгы үсеше мөмкин түгел. Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк", - диде ТР Президенты.