Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейска нигез салучы Алексей Банников Татарстанда уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

22.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейска нигез салучы, аның инвесторы Алексей Банников белән очрашты.

Очрашу дистанцион видеоконференция режимында узды.

«Маркетплейс» ҖЧҖ, дистрибьюторлык челтәрен кулланып, республика җитештерүчеләре продукциясен алга сөрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Алексей Банников «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү инвестицион проектын гамәлгә ашыру белән кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген интернет-сәүдә үсә һәм югары потенциалга ия. Аның фикеренчә, республикада әлеге юнәлешне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра.

Татарстанда сезнең белән уртак проектны гамәлгә ашыру теләге зур, диде Рөстәм Миңнеханов, ABC.ru маркетплейска нигез салучыга мөрәҗәгать итеп.

Алексей Банников хәбәр иткәнчә, компаниягә 2005 елда нигез салынган. Без – бу юнәлештә беренче компанияләрнең берсе, диде ул, үсеш концепциясе шундый, без түбән бәяләрдән сәүдә итәбез.

Алексей Банников хәбәр иткәнчә, «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү инвестицион проекты безнең өчен кызыклы.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.