Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Ихтыярыйларының мәгълүмат-ресурс үзәгендә булды, ул «Химиклар» МСда урнашкан. Үзәк базасында«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте штабы эшли.
Рөстәм Миңнехановка «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте эше нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Бүгенгә республика кешеләреннән ярдәм сорап 247 меңләп мөрәҗәгать кергән. 181 мең кайнар аш өләшенгән, 55 меңнән артык продуктлар җыелмасы таратылган, 2,4 мең консультация уздырылган. Тагын 8,4 мең мөрәҗәгать бар әле.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте штаблары барлык 45 муниципаль берәмлектә дә оештырылган.
«Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» зур эшләр башкара. 2018 елдан бирле оешма гражданнарга ярдәм күрсәтә: кайнар ашлар, кием-салым өләшә, ятаклар тәэмин итә.
Юридик ярдәм дә күрсәтелә Татарстан Республикасы кешеләренә. «Россия Юристлары ассоциациясе»нең Татарстан бүлекчәсе гражданнардан 500 төрле мөрәҗәгать алган. Бүгенгә 137 мөрәҗәгать кергән. Күп өлеше бизнеска дәүләт ярдәменә кагыла.
Шулай ук республика предприятиеләре пандемия шартларында эшчәнлекне торгызу һәм санитар нормаларны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәләр.
Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларга бу катлаулы заманда башкарган мөһим эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу хәрәкәт безнең бөтен мөмкинлекләрне ачты. Сез төрле юнәлешләрне колачлый алдыгыз: өлкәннәргә ярдәм, юридик консультацияләр, зоояклау оешмаларына ярдәм. Рамадан аенда бик күп эшләр башкарылды. Бу мондый актив кешеләрдән башка мөмкин булмас иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Кыска вакыт эчендә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте безнең тормышка ныклап керде. Кешеләргә төрле яклы ярдәм күрсәтелде», - диде Татарстан Президенты.
Очрашу кысаларында активистлар Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты урынына үз кандидатурасын чыгаруны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов бу күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм яңа срокка чыгуы турында хәбәр итте. «Минем өчен сезнең ышаныч – Татарстан һәм аның кешеләре турында болай кайгыртучы кешеләрнең ышанычы – бик кыйммәтле һәм мөһим. Бүген иң мөһиме – Татарстан гражданнарының җайлы тормыш эшчәнлеген тәэмин итү. Ярдәм бөтенесенә кирәк! Россия Президенты Владимир Путин республика эшенә югары бәя бирде. Бергәләп хезмәт итәчәкбез!» - диде ТР Президенты.