Казан Кремленә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары керү дәвам итә.
Котлаулар чит дәүләтләр вәкиләреннән, дипломатик миссияләрдән федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән керә.
Татарстанлыларны һәм республика җитәкчелеген Чехия Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томаш тәбрикли. «Сезгә һәм бөтен татар халкына иң яхшы теләкләремне җиткерәм, ә хәзер исә – нык сәламәтлек. Бу бәйрәм көнендә Сезнең республикага киләчәктә дә чәчәк атуын һәм кешеләренең бәхетле булуын телим», - диелә телеграммада.
Бәһрәйн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәд Әл-Саати Татарстанга уңышлар һәм бөтен кешеләренә – нык сәламәтлек, муллык, тынычлык һәм татулык тели.
Сингапурның Россиядәге Идчесе С.Премджит: «Татарстан Сингапур йөрәгендә аерым урын алып тора… Без бергәләп хезмәттәшлегебезне тирәнәйтү өчен күп эшләр башкара алабыз. Пандемия тәмамлануга сезнең төбәккә танышу визиты белән килергә ниятлим, Татарстанның киләчәге матур булсын өчен иң яхшы теләкләремне кабул итегез».
Россия Федерациясе Спорт минситры Олег Матыцин телеграммасында билгеләп үткәнчә, «бүген Татарстан – Россия Федерациясенең барлык тармакларда да, шул исәптән спортта алга киткән һәм тиз үсүче төбәкләреннән берсе. Татарстанның да, бөтен Россия кешеләренең дә горурлык предметы – республика территориясендә оештырылган халыкара һәм бөтенроссия спорт чаралары».
Россия ФАХ җитәкчесе Игорь Артемьев Татарстан Республикасы җитәкчелеген һәм бөтен республика халкын бу күренекле дата белән котлый.
ЮНЕСКОның Эшләр буенча Россия Федерациясе комиссиясенең җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча Илчесе Григорий Орджоникидзе ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады.