Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен Татарстан халкын ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый һәм Татарстан, киләчәккә яңа ноктадан карап, тагын да зур уңышларга ирешәчәк, дип ышаныч белдерә.
Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, «Татарстан үзенең күп гасырлык тарихы, табигатенең гүзәллеге, бай ресурслары, борынгыдан килгән традицияләре һәм мәдәни-тарихи объектлары төрлелеге белән горурлана ала».
Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь бөтен республика кешеләренә нык сәламәтлек, куелган максатларына ирешүләрен, Татарстан Республикасы чәчәк атуын һәм муллык тели.