Рөстәм Миңнеханов КФУның Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды

28.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды. Әлеге карар югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышында чыгарылды. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чара онлайн форматта узды.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларгы ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Ышанам, безнең уртак эшебез Казан федераль университетын киләчәктә дә  үстерүгә ярдәм итәчәк, дөньяның алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләре арасында аның конкуренциягә сәләтен арттыру», - диде Татарстан Президенты.

Утырыш барышында яңа Күзәтүчеләр советы яңа составы тәкъдим ителде.

Совет әгъзалары Covid-19 таралуга каршы көрәш шартларында университет эше белән бәйле кайбер мәсьәләләрне карадылар, 2020 елга югары уку йортының финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына планнары турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.