Көньяк Моравия крае Гетманы һәм Чехия Республикасының Россиядәге Илчесе Татарстанны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый

27.05.2020

Көньяк Моравия крае Гетманы һәм Чехия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька Татарстанны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый.

«Татар халкының һәм аның борынгы башкаласы Казанның Россия дәүләтчелеге үсешенә барлык тарихи форматларда керткән өлеше гаять зур. 1920 елның 27 маендә ТАССР төзелү халкының үзенчәлеге ныгуга кирәкле этәргеч булды, моннан башка хәзерге Татарстанның дан-шөһрәт казанган икътисадый, социаль, һәм фәнни өлкәләрдәге уңышларын күз алдына китерү дә кыен, диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган телеграмма текстында. – Сезнең безне ачык йөз белән каршы алуыгыз, кунакчыллыгыгыз Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы дусларча мөнәсәбәтләрнең иң яхшы үрнәге булып тора».

Котлауларга Көньяк Моравия крае (Чехия Республикасы) Гетманы  Богумил Шимек та кушыла.

«Бу көннәрдә Татарстан Республикасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә. Чын күңелемнән республика халкын бу бәйрәм белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, муллык, уңышлар телим. Ышанам, сез бу кыен заманнарда Татарстан Республикасы юбилеен лаеклы билгеләп үтәрсез. Мин хезмәттәшлегебезне яңарту мөмкинлеген көтеп калам», - диелә Богумил Шимек телеграммасында.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.