Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны киметү буенча чаралар турында фикер алыштылар.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Ул искә төшергәнчә, муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычлар 435 миллион сумга җиткән.
Бурычның гомуми структурасында төп сумма республиканың берничә муниципаль берәмлегенә туры килә. Алар арасында Казан (203 миллион), Чаллы (47,7 миллион) һәм Чистай районы (46,9 миллион) бар.
“Бүгенге көндә вазгыятьнең катлаулы булуы аңлашыла, әмма шуңа да карамастан, кайбер муниципалитетлар әлеге юнәлешкә контрольлек итеп кенә калмаган, ә бурычның артуына да юл куймаган. Мәсәлән, Баулы районының бурычы юк”, - диде Алексей Песошин.
Төп докладны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ясады.
Ул, аерым алганда, 2020 елда республиканың 25 муниципаль берәмлегендә бурычның артуын билгеләп үтте. Апрель аенда гына да җир кишәрлекләре буенча бурыч күләме 33 миллион сумга арткан.
Шул ук вакытта, 16 муниципаль берәмлек ел башыннан бурычларын киметтеләр, дип билгеләде министр.
Фәнил Әһлиуллин искәрткәнчә, ТР муниципаль берәмлекләрендә 34 арендаторга – юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга 43 аренда килешүе буенча 16,9 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Кадастр бәясен нигезсез киметү турында сөйләгәндә, Фәнил Әһлиуллин хәзерге вакытта Югары Судта 269 административ эш карала, дип хәбәр итте.