Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә, анда ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чараларда катнаша.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча капиталь ремонталан торган Шинниклар проспектын карады.
Искәртик, 2020 елда Түбән Камада "Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча Шинниклар проспектының Бакый Урманчы урамыннан алып Менделеев урамына кадәр 1,9 км озынлыктагы өлеше капиталь ремонтлана.
Проект буенча 3 метр киңлектәге тротуарларны төзекләндерү, куркынычсыз җәяүләр күчү урыннарын кору, заманча яктырткычлар кую планлаштырыла. Шулай ук яңа тукталыш павильоннарын кую көтелә. Ә "Гаилә" үзәк паркына килүчеләргә парковка оештырыла. Моннан тыш, проспектның ике ягыннан да 2,2 метр киңлектәге велосипед юллары ясала. Шулай Шинниклар проспекты шәһәрнең бердәм велосипедлар челтәре өлешенә әйләнә. Әлеге эшләрне агымдагы елның октябрь аена тәмамларга планлаштыралар.
Гомумән объекттагы эшләргә 365 млн сум бүлеп бирелгән.