Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды.
«КАМАЗ»ның фәнни-техник үзәгенә кунакларны компания инженерлары эшләгән инновацион транспортта илтеп җиткерделәр. Бу – КАМАЗ-6282 электробусы.
Рөстәм Миңнеханов тәҗрибә-сәнәгать җитештерүен карап чыкты һәм перспектив модельләр белән танышты.
Монда Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ-6282 электробусын сынап карауда катнашты.