ТР Хөкүмәте йортында “Экояз 2020” санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясадылар

02.06.2020

ТР Хөкүмәте йортында “Экояз  2020” санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясадылар.

Брифинг Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышында законсыз чүплекләр өчен штрафлар узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга кимегән.

“Гомумән алганда, санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган –  бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. 5,3 млн сумнан артык штраф санкцияләре салынган. Узган ел штрафлар суммасы 23 млн сум тәшкил иткән. Аерым алганда, экологлар 963 санкцияләнмәгән чүплек тапкан, 96%ы бетерелгән”, - диде Александр Шадриков.

Министр Россия Хөкүмәте карары нигезендә барлык планлы тикшерүләрнең гамәлдән чыгарылуын искәртте. “Күзәтчелек чаралары халыкның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы фактлар һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә тормышка ашырылды”, - дип билгеләде ул.

Александр Шадриков ассызыклаганча, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республиканың коммуналь хезмәтләре белән зур эш башкарылган. Төбәкара гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 5,5 мең куб. метрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынган. Көн саен чүп-чар җыюда 500дән артык кеше һәм 160 данә махсус техника катнашкан. Федераль әһәмияттәге автомобиль юлларының бүленгән полосасыннан 2,6 мең куб метрдан артык каты көнкүреш калдыгы җыеп алынган. Көн саен 140тан артык кеше һәм 44 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Татарстанның муниципаль җирләрендә рөхсәт ителмәгән чүплекләр ачыкланган. Аларны бетерү өчен район башкарма комитетлары ел саен 25 миллион сумга якын акча тоткан.

Санкцияләнмәгән чүплекләрнең шактый өлеше төзелеш калдыкларын ташлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Район прокурорларына 20 материал җибәрелгән. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча 6 җинаять эше кузгатылган.

 “Экояз 2020” акциясе кысаларында Татарстанда социаль челтәрләрдә 26 онлайн-конкурс, акция һәм туры эфирлар узган. Әлеге чараларда 14 меңнән артык кеше катнашкан.

Александр Шадриков билгеләгәнчә, конкурсны онлайн-форматта уздыру катнашучыларның географиясен киңәйтергә мөмкинлек биргән. Министрлык тарафыннан оештырылган рәсемнәр конкурсында Чувашия, Марий Эл, Кырым, Мурманск өлкәсе, Владикавказ һәм Санкт-Петербург, шулай ук Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан балалар катнаша. Барлыгы 1200 эш җибәрелгән.

“Экояз 2020” республика акциясе йомгаклары буенча “Иң яхшы гаилә” номинациясендә Алексеевск районыннан Кузьмичевлар гаиләсе җиңә. “Иң яхшы предприятие” дип Түбән Кама ТЭЦ таныла, “Иң яхшы балалар бакчасы” - Апас районы Табар-Черкене балалар бакчасы, “Иң яхшы мәктәп” - Биектауның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 


ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.