Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерелә торган ишегалдын карады

01.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районындагы "Красный Ключ" авылындагы күп фатирлы йорт ишегалдын карады.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районында эш сәфәрендә. 

2020 елда Красный Ключта өч территория "Безнең ишегалды" республика программасына эләкте. Әлеге ишегалды Үзәк урамындагы 7,8,9, 10 һәм 11 нче йорт ишек алларын берләштерүче территория, Үзәк урамының 3 нче йорты һәм Совет урамындагы 25 һәм 26 йортлары ишек аллары. Объектларда эшләр инде башланган.

Башта шул йортларда яшәүчеләрнең "Безнең ишегалды" программасы кысаларындагы төзекләндерү турындагы фикерләре тыңланды - бу җәяү йөрү өчен яңа юллар, ял итү зоналары һәм башкалар. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов  Үзәк урамындагы 7,8,9, 10 һәм 11 нче йорт ишек алдын карады. Биредә 22 эскәмия куелачак, ком-гравий катнашмасын җәяләр, 14 яктырткыч, балалар өчен комплекс, спорт комплексы, таган, комлык булачак һәм территориягә агач-куаклар турыталар. 

Татарстан Президенты игътибар иткәнчә, эшләр бөтен сыйфат стандартларына туры килергә тиеш. "Катлаулы вәзгыятькә карамастан, без халкыбызга кирәк булган бөтен программаларны сакладык. Ишегалларын төзекләндерү - масштабы буенча моңрчы булмаган проект", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук биредә яшәүче кешеләр белән сөйләште, алар "Безнең ишегалды" программасы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.