Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Артек" халыкара балалар лагере арасында килешү имзаланды. Чара видеоконференцлемтә аша үткәрелде, документка имзаларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм "Артек" ФДБМУ директоры Константин Федоренко куйдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районындагы "Кама" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәгеннән видеоконференцэлемтә аша чарада катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 11 балалар сәламәтләндерү лагере, биш яшьләр үзәге, 17 яшьләр-яшүсмерләр клубы ремонтланачак. "Әйтергә кирәк: кызганычка каршы, яшьләр өчен ял итү инфраструктурасы, бигрәк тә сәламәтләндерү лагерьлары, начар хәлдә. Күпчелек сәламәтләндерү лагерьлары юкка чыкты, күпмедер өлеше сакланса да, шул исәптән сәнәгать предпритиеләре лагерьлары да", - диде Татарстан Президенты.
"Без яңартылган "Кама" үзәген карадык, ул бөтен заманча таләпләргә туры килә. Ремонт һәм төзекләндерү эшләре югары сыйфатлы, балалар ялы һәм сәламәтләндерелүе өчен яхшы шартлар булдырылган. Әлеге лагерьнең ел буе эшли алуы мөһим, һәм минем фикеремчә, ул республика һәм Түбән Кама чараларын үткәрү мәйданчыгы була ала", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, быел республикада 1888 балаларны сәламәтләндерү оешмасы бар, алар 218 мең бала кабул итәчәк. "Бюджет бу максаттан 1 млрд 615 млн сум бүлеп бирде, без планлаштырганча, 15 июньгә кадәр бөтен безнең лагерьлар әзер булачак. Әлегә Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, балалар лагерьларын ачу датасы итеп 1 июль билгеләнгән. Иртәрәк ачып булыр дип өметләнәбез, әмма бу шартларда балаларның каникулларда иминлеген тәэмин итү - иң мөһиме", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
2018 елның июленнән "Артек"та "Губернатор лагере" проекты гамәлгә ашырыла. Бу балалар белән эш итүнең яңа алымы.
"Кама" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге килешү имзаланганнан соң, "Кама Артегы" дип аталачак - биредә инклюзив күп функцияле ялны оештыру мөмкинлеге бар. Үзәк ел буе эшлиячәк, анда гаиләләр дә ял итә ала.
"Кама" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге "Артек" ФДБМУ филиалы була. Барлыгы Россиядә алты филиал.
Документны имзалау Халыкара балаларны яклау көнендә үткәрелүе дә әһәмиятле.
«Мин «Артек»та ял итү мөмкинлегенә лаек булган идем, артековчы идем, онытылмаслык истәлекләр бу», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстан Президенты.