Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының "Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите" юнәлеше буенча эш төркеменең чираттагы утырышын уздырды.
Чара видеоконференция режимында үтте.
Эш төркеме әгъзаларына сәламләү сүзе белән Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин мөрәҗәгать итте.
Ул искәрткәнчә, Россия Президенты илебез Хөкүмәтенә ай ярым вакыт эчендә илкүләм проектлар күрсәткечләре актуальләштерергә йөкләде, бу шартларда һәр илкүләм проект буенча эш төркемнәре утырышын уздырырга кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, РФ Төзелеш министрлыгы эш төркеме утырышында ике күрсәткечне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгать юллады: торак шартларын яхшырткан гаиләләр саны һәм торакны сатып алу мөмкинлеге дәрәҗәсе.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, эш төркеме секретариатына йөкләнгән барлык бурычлар башкарылган.
Илдә икътисадый вәзгыять бик каты үзгәрде, һәм төзелеш тармагына ярдәм итү өчен, Россия Президенты җитди ярдәм чараларын кабул итте, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу, шул исәптән, яжа торакка елына 6,6 процентлы ипотека кредиты программасы (2020 елның ноябрь аена кадәр), алданган өлешләп торак алучылар фондын булдыру һәм башкалар.
2024 елга илдә торакны сафка кертү күрсәткеченең югары булуны исәпкә алып - 120 млн. кв. м. - , яңа төзелүче торакларны инженер инфраструктура объектлары белән тәэмин итү ихтыяҗы бар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин утырышта билгеләгәнчә, ил Хөкүмәте икътисадны үстерү буенча илкүләм планын булдыру эшен актив алып бара, әлеге планда төзелеш өлкәсенә караган 173 чара каралган.