ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар балалар сәламәтләндерү ялы иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искә төшерәбез, балалар сәламәтләндерү лагерьлары республика территориясендә 1 июльдән эшли башлаячак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, балалар лагерьлары күп урнашкан Аккош күле районында Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең аерым постының кизү торуы планлаштырыла.
Идел буе федераль округы елгаларында һәм күлләрендә батып үлгән балалар саны арта. Бу хакта ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Суда балаларның үлүенең төп сәбәбе - аларның өлкәннәр күзәтүеннән башка калуы.
Татарстан Кече суднолар дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, балалар сәламәтләндерү лагерьларындагы пляжларда суда балалар үлеме булмаган.
Быел ел башыннан республиканың 17 муниципаль берәмлегендә 25 кеше суга батып үлгән. Бу узган елның шушы чорына караганда 6 кешегә күбрәк.
30 майдан су объектларында мобиль патруль төркемнәр эшли. Бүгенге көнгә 8934 кеше белән 6017 әңгәмә уздырылган, 6642 мәгълүмати белешмәләр таратылган, 399 рөхсәт итмәүче аншлаглар куелган.