Рөстәм Миңнеханов: Муса Җәлил – Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең каһарманы

24.06.2020

Бүген «Аэрофлот» авиакомпаниясенең бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган очкычы «Казан» халыкара аэропортына очып килде. Шуның хөрмәтенә һава судносын каршы алу тантанасы оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.    

«Муса Җәлил – Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең каһарманы. Аның батырлыгы турында истәлек мәңге сакланырга тиеш. Бүген, 24 июньдә, 75 элек булган кебек үк, без Җиңү парады уздырдык. Казанга бу очкычның нәкъ менә шул көндә килеп төшүе бик мөһим. Бу – безнең горурлыгыбыз. Без федераль коллегаларыбызга һәм “Аэрофлот” җитәкчелегенә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен бик рәхмәтлебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Борт Мәскәү-Казан маршруты буенча очкан. Беренче пассажирларының берсе – Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры урынбасары – очулар директоры Игорь Чалик, шулай ук татар шагыйренең гаиләсе: кызы, оныгы һәм кызының балалары.   

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова шагыйрьне Казан белән күп нәрсәләр баглавы турында сөйләде. «Без мондый гүзәл лайнерга әтиебез исеме кушылганга горурланабыз да сөенәбез дә. 1942 елда ул үз көндәлегендә үлемнән курыкмыйм, үлемнән соң тормыш бар, халык хәтерендә каласың, дип язган», - диде Чулпан Җәлилова.

Искәртәбез, «Аэрофлот» бортларының берсенә Муса Җәлил исемен бирү  турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим кертте. Бу фикерне  РФ Транспорт министрлыгы һәм авиакомпания җитәкчелеге хуплады. Шагыйрь исеме Airbus A320 очкычларының берсенә куелган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев