Россия шәһәрләрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салу тантанасы узды

23.06.2020

Бүген Россиянең төрле шәһәрләрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салдылар.

Искә төшерәбез, бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Татар бистәсе һәм Арча зиратларында ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салдылар.

Карелия Республикасының Медвежьегор районы Сандормох үзәнлегендә шул исемдәге мемориаль зиратта Туганнар каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды, анда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе (1921-1924) Мохтаров Кашаф Гыйльфан улы җирләнгән.

Мохтаров Кашаф Казан губернасының Лаеш өязендә туган. 1920 елда ТАССР Сәламәтлек саклау Халык комиссариатын җитәкли, ә 1921 елдан ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе итеп билгеләнә. 1924 елда ул Мәскәүгә РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатына күчерелә. 1929 елда Мохтаровны “партиягә каршы төркемдә катнашуда” гаеплиләр, ул кулга алына, аның эше “Солтан-Галиев милли оешмасы” эше буенча карала.

1931 елда Кашаф Мохтаровны 10 елга хөкем итәләр, ул Соловецк лагерена җибәрелә. 1937 елда  НКВДның аерым өчлеге тарафыннан иң югары җәзага хөкем ителә һәм атып үтерелә. 1990 елда аклана.

Бүген шулай ук Алматы шәһәренең (Казахстан) үзәк зиратында 1940-1943 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советын җитәкләгән Сөләйман Хәлил улы Гафиятуллин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Сөләйман Гафиятуллин Чистай районында туган (1905). 1938 елда Казанда ВКП(б)ның Ленин райкомы секретаре. Аннары ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе була. Шул вазифасында ул Бөек Ватан сугышын каршы ала. Сугыш вакытында Оборона Советы рәисе вазифаларын  башкара. Аның җитәкчелегендә Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән оборона предприятиеләре, СССР Фәннәр Академиясе Президиумы һәм академия институтлары кабул ителә һәм җәелдерелә.

1942-1943 елларда С.Гафиятуллин СССР атом-төш коралын эшкәртүнең Казан этабын җитәкли.

1943 елда Сөләйман Гафиятуллин Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә, аннары Казахстанга эшкә күчерелә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанның Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Алматы зиратында Сөләйманов Гафиятуллинга куелган һәйкәлне реставрацияләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.