Бүген Казанның Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.
Коронавирус пандемиясе шартларында бөтен куркынычсызлык таләпләре үтәлде. Чарада катнашучыларга битлекләр һәм перчаткалар таратылды, социаль дистанция сакланды. Җиңү Парады "ТНВ" каналында трансляцияләнде.
1945 елның 24 июньендә 1945 елда Кызыл мәйданда Җиңүчеләр Парады узган булган, шуңа бу көн сайланды. Чара гадәттәгечә Җиңү Байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды.
Шуннан Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы хәрби Парад трансляцияләнде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ватандашларны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Ул 1941 елда Германия хәрби көчләренең 80 проценттан картыгы СССРга каршы тупланганын билгеләе, әмма алар "совет гражданнары бердәмлегенә каршы көчсез булып чыкты". "Шул сугыш турында иң өстенлекле, хак һәм кагылгысыз дөреслек. Без аны сакларга һәм якларга тиеш, балаларыбызга һәм оныкларыбызга җиткерергә тиеш", - диде ул.
Шулай ук Владимир Путин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен тынлык минутын игълан итте. Шуннан Россия Федерациясе гимны яңгырады.
Аннары Ирек мәйданында җыелганнар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
«Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китеп, яртысы кире кайтмаган. «Тылда калганнар — картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы торды, зур батырлык күрсәтте. Бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез», — диде ул.
Республика җитәкчесе парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чакырылганын, аның 1945 елда Мәскәүдәге парадта да катнашканын билгеләп узды. «Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз», — дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.
Рөстәм Миңнеханов аеруча Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы тарихи дөреслекне яклауда нык булырга өндәде, ул безнең изге буручыбыз булуын ассызыклады.
"Кадерле дуслар! Хөрмәтле ветераннары! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, имнлек, тыныч тормыш телим! Ватаныбыз өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан! Җиңүче халыкка һәм аның батыр армиясенә дан!", - дип тәмамлады ул чыгышын.
Шуннан Татарстан Республикасы гимны яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген, тарихны күчереп язуның теләсә нинди омтылышларына чик кую тиешлеген ассызыклады. Илнең Баш Главнокомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона потенциалы, Россия Коралланган көчләре абруе артканын әйтте. «Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!» — диде Президент. Шуннан соң Татарстан Республикасы дәүләт гимны яңгырады.
Парад узгач, Рөстәм Миңнеханов анда катнашкан хәрбиләр белән очрашты, аларга истәлекле сәгатьләр һәм китаплар тапшырды.
Аннары Казан Ратушасында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевка "Татарстан6 барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945" китабын тәкъдим иттелән. Аны ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы чыгарган. Китапта бай тарихи материаллар тупланган. Рөстәм Миңнеханов китапларны Татарстан китапханәләренә тапшырырга йөкләде.