Рөстәм Миңнеханов «Казан дары заводы хезмәткәрләре – сугыш ветераннары Дан аллеясе» мемориалын ачуда катнашты

24.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннары Дан аллеясе» мемориалын ачу тантанасында катнашты.

Чара Петров ис. паркта узды (Казан).

Мемориал Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәме белән корылган.

Мемориалга Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Казан мэры Илсур Метшин, сугыш ветераннары, Россия Сәнәгать министрлыгының Гадәти кораллар, сугыш припаслары һәм спецхимия сәнәгате департаменты директоры Дмитрий Капранов, Казан дары заводы вәкилләре чәчәкләр салдылар.

Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән аралашты, барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казан сугыш елларында сәнәгать үзәкләренең берсе булган, хәрби продукция формалаштырган, Казан госпитальләрендә яралы сугышчыларны дәвалаганнар.

«24 июнь – үзенчәлекле дата, диде Рөстәм Миңнеханов. - 1945 елда бу көнне Җиңү парады узган. Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур рәхмәт!».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.