Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты

25.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Казандагы сайлау участогында тавыш бирде (А.Н.Туполев исемендәге Казан Илкүләм тикшеренү техник университеты бинасы).

Искәртик, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүе 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов сайлау участогында сантиар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле Роспортебнадзор таләпләре үтәлеше белән кызыксынды. Татарстан Президентына тавыш бирү бүлмәләренең даими рәвештә дезинфекцияләнүе турында, тавыш бирүчеләр арасында араны саклау һәм битлек-перчаткалар режимы үтәлүе хакында сөйләделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.