Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кировка эш сәфәре кысаларында балалар космос үзәгендә һәм яңа Znak микрорайонында булды. Аны Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев озата йөрде.
Ике ел элек ачылган балалар космос үзәге – төбәкнең Идел буе федераль округында яшьләргә аэрокосмик белем бирү үзәге. Анда заманча цифрлы планетарий, экспозиция заллары, космонавтлар өчен тренажер комплекс бар.
Рөстәм Миңнеханов балалар космос үзәге аудиториясен: космонавтлар әзерләү үзәген, виртуаль хакыйкать залын, тикшеренүләр пространствосын, шулай ук планетарийны карап чыкты, анда кунакларга космоүзәк мөмкинлекләре турында ролик күрсәттеләр. Азакта Татарстан Республикасы Президенты шәрәфле кунаклар кенәгәсендә язу калдырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа Znak микрорайонында торак төзелеше өлкәсендәге яңа алымнар белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты торак массивы инфраструктурасын үстерүне уңай бәяләде