Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсенә эш сәфәренә килде

26.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсенә эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты һәм Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендә 311 нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачачаклар. Бөек Ватан сугышы елларында Суворов орденлы Двинская Кызыл Байраклы 311 нче укчылар дивизиясе Киров өлкәсендә оештырылган. Аның составында Татарстан Республикасы кешеләре дә булган.   

Аннары Кировта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев арасында ике яклы очрашу булачак. Очрашу кысаларында төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзалау күз алдында тотыла.   

Тагын Рөстәм Миңнеханов балалар космос үзәген һәм Znak микрорайонын караячак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.