Бүген Кировта Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Киров өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев кул куйдылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасын һәм Киров өлкәсен уртак икътисадый, гуманитар һәм мәдәни мәнфәгатьләр берләштерә. Хезмәттәшлекнең нигезе – сәүдә-икътисадый багланышлар. Төбәкара товар әйләнеше соңгы елларда 6 млрд сумга җиткән. Татарстан йөк автомобильләре, шиннар, нефть продуктлары, синтетик каучуклар, азотлы ашламалар, пыяла, ашамлык продуктлары, җиңел сәнәгать продукциясе, суыткычлар һәм башка күп кенә товарлар китерә. Киров өлкәсеннән республикага агач материаллары, каустик сода, кабельләр, бетон әйберләре, ашамлык продуктлары, аяк киемнәре һәм махсус киемнәр китерелә. АСК өлкәсендә дә мөнәсәбәтләр үсә.
«Дистәләрчә Татарстан предприятиеләре Киров өлкәсе партнерлары белән җитештерү кооперациясен һәм сәүдә элемтәләрен үстерә. Без машина төзелеше комплексы предприятиеләре белән кооперацияне арттырырга, сезнең төбәкне ягулык, химия тармагы продукциясе белән тәэмин итәргә әзер», - диде ТР Президенты.
Татарстан Президенты фикеренчә, гуманитар һәм мәдәни элемтәләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Татарстан югары уку йортларында Киров өлкәсеннән 1400 студент белем ала. Моннан тыш, сезнең өлкәдә 36,5 меңләп татар яши. Ел саен Киров, Малмыж, Вятские Поляны шәһәрләрендә һәм татарлар тупланып яши торган урыннарда Сабантуй уздырыла. Рөстәм Миңнеханов өлкә җитәкчелегенә төбәктә яшәүче татарларның мәдәниятен үстерү мәсьәләләрендә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Игорь Васильев та төбәкара мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
Тагын Игорь Васильев төзелеш һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте.